Гөлҗиһан апа 93 яшен билгеләп үтте
Узган атна ахырында шәһәрдәшебез Гөлҗиһан апа Фатыйхова 93 яшен билгеләп үтте.
Аны район җитәкчелеге исеменнән гомер бәйрәме белән котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, социаль яклау идарәсе начальнигы Газинур Газизов килделәр.
Үзе дә ишле гаиләдә, ятимлектә үскән күпбалалы (аның ана назына иренең ятимнәре дә күмелеп үскән) Гөлжиһан апа районыбызның...