Әгерҗе авылы халкы сүзне агу итеп түгел, дару итеп кулланачак
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
"Сүзне агу итеп түгел, дару итеп кулланыйк"! Әгерҗе авыл җирлеге хисап җыелышында ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллинаның шушы сүзләре күңелгә аеруча нык уелып калды.
Авылның төзеклеген, яшәү шартларын яхшыртуда, яшь буынны тәрбияләүдә бердәм булырга, бергәләп эшләргә чакырды ул. Минем (автор) биредәге хисап җыелышларында күп тапкырлар булганым бар. Аларында...