Габделәхәт Рәфыйков: “Һәркем дә авылда эшли алмый”
Игеннәр тирән йокыга талып, авыл хезмәтчәннәре бераз тын алган кышкы чорда хуҗалык предприятиеләрендә еллык эшкә йомгак ясалып, алга бурычлар билгеләнә. Шундый җыелышларның берсе узган атнада "Тукай" хуҗалыгында узды.
Агропредприятие җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков тирән эчтәлекле доклад белән чыкты. Тукайлыларның эш күрсәткечләре сөенечле. Алар районда иң югары уңыш җыйнап алучы хуҗалыкларның берсе....