Чалпы авылында өлкәннәрне куандырдылар
Көзге матур көн. Өлкәннәр һәм инвалидлар "Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә урнашып та өлгермәделәр, Азнакайдан Фәнзирә Арсланова җитәкчелегендә "Ихлас" ансамбле килә дип хәбәр иттеләр. Өлкәннәр көне уңаеннан көтелмәгән һәм бик күңелле бүләк булды ул. Алмаз Закиров, Рузилә Вәлиева, Зөлфия Галиева, Алсу Һадиева башкаруындагы җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде.
А. Гәрәева,...