Быел Азнакайда 12000гә якын кеше диспансерлаштыру узачак
Мәгълүм булганча, 2013 елдан республикада, шул исәптән районыбызда да халыкка диспансерлаштыру үткәрү буенча максатчан эш алып барыла. Быел аның ни дәрәҗәдә баруы һәм халыкның аңа мөнәсәбәте белән кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Ирек Газизуллинга мөрәҗәгать иттек.
-Ирек Канәгатович, бу кампаниянең мөһимлеге нидә, азнакайлылар нинди төр тикшерүләр үтәргә тиеш?...