Бурычың булса, сәүдә үзәгенә барма
Транспорт чарасын идентификацияләү системасы. Катлаулы яңгыраган әлеге система быелдан суд приставлары, ЮХИДИ хезмәткәрләре еш куллана торган мобиль кушымтага әйләнде. Система җайлы эшли. Хезмәткәр кесә телефонын автомобиль номерына якын китерә дә, сканер аша төшерелгән әлеге номер аша машина йөртүче турында мәгълүмат ала.
Махсус бурычлылар базасы аша машина хуҗасының түләнмәгән штрафлары барлыгы...