Бүген Азнакайның Нефтьчеләр урамында йорт янды, 39 кеше коткарылды
12 май - дүшәмбе иртәсендә, шәһәребезнең Нефтьчеләр урамына җәелгән кап-кара төтен пәрдәсе һәркемне сәерсендерде.
- Ходаем үзе генә сакласын, янгын, ахрысы, - дип борчылды халык һәм ялгышмады да.
Янгынны шул тирәдән күзәтүчеләр аның никадәр куркыныч, аяусыз икәнлеген үз күзләре белән күрделәр: Нефтьчеләр урамындагы 10 нчы йортның өске дүртенче катына урнашкан...