Бүген Азнакайның 85 еллыгына багышланган бәйрәмгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде
Чал тарихлы Азнакай районы бүген оешуына 85 еллыгын, сәнәгатьнең төп тармагы булган "Азнакайнефть" идарәсе 60 еллыгын билгеләп узды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, аның ярдәмчесе Наталья Фишман, ТР Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Ринат Хәйров, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов...