Бүген Азнакайда йөзү буенча Бөтенроссия спартакиадасының төбәк этабы үтә
4-5 мартта Азнакайда гомумбелем бирү оешмалары арасында йөзү буенча Бөтенроссия спартакиадасының төбәк этабы үтә. Ярышка республиканың 29 районыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 400дән артык укучы килде. Аны ачу тантанасы "Чатыр-тау Арена" спорт комплексында 12.00 сәгатьтә була. Ярышлар Азнакайның "Дельфин" һәм Актүбәнең "Көмеш-су" су-сәламәтләндерү комплексларында бара. Җиңүчеләр республика данын Бөтенроссия финалында...