Безне анда беләләр
"Маяк" газетасында журналист булып эшләү дәверендә миңа Азнакай-Тарсус багланышларының шаһиты гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә елъязмачысы да булырга туры килде.
...1997 елның язында бездән "беренче карлыгачлар" - шәһәребезнең татар-төрек гимназиясендә укучы ун бала Тарсуста Яшьлек һәм бәйсезлек бәйрәмендә катнашып кайткач, алар белән әңгәмә кордым. Язма бик кызыклы килеп чыкты. Икенче елны...