Без дә агач утырттык
Татарстанда, шул исәптән безнең муниципаль районда да «Үз агачыңны утырт!» киңкүләмле акция дәвам итә. Барлыгы 664 нарат үсентесе утыртылган да инде.
Бүгенге көндә Шәйхетдинов микрорайонында ачылачак яңа өйләнешүчеләр паркында эшләр гөрли. «Маяк» редакциясе коллективы да бу чарадан читтә калмыйча, үз өлешен кертте.
«Зеленхоз» җәмгыятенең уңган хезмәткәрләре белән берлектә эш тиз...