Бер авыл – зур гаилә
Кәкре Елга авылында Корбан ашы һәм Өлкәннәр көне уңаеннан әзерләнгән мәҗлес башланырга бераз вакыт бар. Мин йөзенче яшен ваклаучы Сәкинә апа Закирова белән гәпләшеп утырам. Гомер көзләрендәге кешегә ни кирәк инде аңа. Балалары әйбәт булса, шул да җиткән.
- Яшәүләре рәхәт бит әле, кызым. Улым Кәшиф, киленем Наилә дә минем...