БДИның кимендә берсен туган телдә тапшыру хокукын бирүче закон проекты әзер
Бердәм дәүләт имтиханының кимендә берсен туган телдә тапшыру хокукы бирүне күздә тоткан закон проекты әзерләнгән. Аның авторы - РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов. Бу хакта ул бүген Татар яшьләре көннәре делегатлары белән очрашуда хәбәр итте.
"Әйтик, чыгарылыш сыйныф укучысы химия, биология, физика кебек фәннәрдән...