БДИне бирә алмыйсыз дип, 10нчы сыйныфка алмасалар нишләргә?
9нчы сыйныфны тәмамлаган баланы 10нчы сыйныфка кабул итмиләр. БДИне бирә алмыйсыз, аттестатсыз каласыз, берәр техникумда белем алсагыз отышлырак, дип мәктәптән китәргә үгетлиләр. Закон нигезендә безгә 10нчы сыйныфка барырга ярыймы?
Карина Сафиуллина, Яшел Үзән районы
Татарстанда балаларны 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң 10 нчы сыйныфка кабул итмәү буенча әти-әниләрдән шикаятьләр элек...