Батыр яугир, танылган игенче рухына турнир
Шәһәрдәге "Оазис" бильярд клубының узган ел ахырында гына ачылган яңа бинасында танылган якташыбыз Канәгать Газизуллин истәлегенә чираттагы бильярд турниры узды.
Аның исеме, кылган изге гамәлләре районыбызда яхшы таныш. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны, ике Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, Дан орденнары кавалеры, дистәгә якын сугышчан медаль иясе, алар өстенә,...