Балтач авылында каз өмәсе узды
Җиргә ак кар төшү белән авыларда каз өмәләре башлана. Шул ак кардай аклык, сафлык бөркелеп торган, буыннан-буынга сакланып килгән әлеге йоланы бәйрәм-бәйге итеп үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде.
Быелгы "Каз өмәсе"ндә Вахитов, Урманай, Тымытык, Әсәй, Татшуган, Мәлбагыш, Балтач авыллары мәдәният йортлары катнашты.
Ул Балтачта узды. Мәдәният йорты ишеген ачып керүгә...