Бабам белән горурланам
Бабам Сәйфетдин Шакиров яу кырына минем хәзерге яшем чамасында китә. Кечкенәдән ятим калып, бөтен авырлыкны үз җилкәсендә татыганлыктан, бу вакытка инде ныгыган, шактый чыныккан егет була. Фронтка аны апасы Халисә озатып кала.
Белоруссия фронтында бабамның хәрби хезмәте башлана. Бәрелешләрнең берсендә шактый немец танкларын, солдатларын юк итәләр, атакага күтәрелеп, бабам анда...