Азнакайның яшь герчеләре республика чемпионатында беренчелекне яулады
Чистай шәһәрендә гер спорты буенча Республика беренчелеге һәм шәхси-команда чемпионаты узды.
Азнакайның "Юбилейный" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчылары команда беренчелегендә алдынгы урынга чыкты (тренер-укытучылары Җәмил Шакиров).
Үз авырлыкларында беренче урынны Илья Волков, Альберт Бәһтиев, Айдар Җаббаров, Айнур Гатауллин, Булат Зарипов, Дмитрий Петровичев яулады. Раян Фәрхетдинов 3 урынга чыкты.