Азнакайның Яңа Юл бистәсендә тагын 8 урам өр-яңа юллы булачак
Әбиләр чуагының кояшлы матур көннәреннән файдаланып, районыбызда урам бәйрәмнәре уздырыла. 11 сентябрьдә Яңа Юл бистәсе дә җыр-моңга күмелде.
Мәчет каршындагы мәйданга халык төрле урамнардан күпләп җыелды. Мондый бәйрәмнәрдә күңел ачып кына калмый, район җитәкчеләренә үз гозерен җиткереп, кызыксындырган сорауларга җавап та ала халык. Бу юлы да муниципаль район башлыгы Марсель...