Азнакайның "Теремкәй" балалар бакчасында Нәүрүзне каршыладылар
Азнакайның 2 нче "Теремкәй" балалар бакчасында татар халкының борынгы бәйрәме - Нәүрүзне каршыладылар.
Балалар Нәүрүзбикәгә үзләренең һөнәрләрен күрсәтте: җырладылар, биеделәр, милли уеннар уйнадылар.
Пешекче апалары аларны коймак белән сыйлады. Самими, чиста күңелле сабыйлар халкыбызның мирасы булган милли бәйрәмнәрне күңелле һәм рәхәт итеп үткәреп була алуын күрсәтте.
Гасыр белән гасыр очрашты,...