Азнакайның Әсәй белән Митрәй халкы ике ел инде Сабантуйны бергә үткәрә
Әсәйлеләр районда Сабан туйларын иң беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр. Ел буе сагындырган милли бәйрәмебезне карарга район үзәгеннән, күрше-тирә авыллардан да халык бик күп җыелды. Ә иң сөенгәне митрәйлеләр булгандыр.
Берничә ел "аерым хуҗалык" булып яшәп алганнан соң, соңгы ике елда алар Сабан туйларын Әсәй халкы белән янә бергәләп үткәрә башладылар....