Азнакайның “Соколы” командасы республика чемпионатында беренчелекне яулады
Азнакайның "Соколы" командасы 2002 елгылар арасында алкалы хоккей буенча республика чемпионатында беренчелекне яулады. Узган җомгада шәһәребезнең Боз сараенда аларны бүләкләү тантанасы булды.
Әлеге куанычлы вакыйгада Татарстан Республикасының хоккей федерациясе башкарма директоры ярдәмчесе Роберт Гайнуллин катнашты.
- "Соколы" командасы һәрчак призлы урыннар яулап килә, республикада беренче дүртлектә бара. Районда спортны үстерүгә...