Азнакайның Почетлы гражданины Миргасим Касыймовка 98 яшь тулды
Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән, илгә Җиңү алып кайткан солдатлар сафы нык сирәкләнде. Шәһәребезнең мөхтәрәм ветераны Миргасим Касыймов әнә шул солдатларның берсе.
Ул Сәпәй авы-лында туып, 13 яшьтән колхоз эшенә җигелә. 1933 елда авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлый, авыл Советы сәркатибе итеп куела. Шул ук елның сентябрендә ВЛКСМ райкомына эшкә...