Азнакайның күршесе Әлмәттә җир тетрәү булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт идарәсе мәгълүматларынча, 8 декабрьдә 11 сәгать 44 минутта Әлмәт муниципаль районында, атап әйткәндә, Әлмәттән 10 км көнбатыш юнәлештә җир асты селкенүе күзәтелә.
Бу тирбәлешне "Татнефть" компаниясенең фәнни-тикшеренү хезмәте терки.
Аны Әлмәт, Рус Акташы, Түбән Мактама һәм Яшьләр бистәсе халкы да сизә. Тетрәүнең эпицентры Кәләй авылына...