Азнакайның Кәкре Елга авылында баланы котырган эт тешләгән
Районның санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында сүз нигездә котыру чиренең баш калкытуы һәм бу нәүбәттән алып барылган профилактика эшчәнлеге турында барды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов алып барды һәм утырышта каралган мәсьәләнең Татарстан премьер-министры Илдар Халиковның җитди контролендә булуын әйтте.
Районда да хәл киеренке кала. Әле шушы...