Азнакайның “Фантазия” вокаль ансамбле Санкт-Петербургтан җиңеп кайтты
Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Эльвира Шәйхуллина җитәкчелегендәге "Фантазия" вокаль ансамбле Санкт-Петербургта узган "Артист-2016" конкурсында катнашып, икенче урынны яулады.
Анда илнең 80 шәһәреннән иң яхшы солистлар һәм коллективлар чыгыш ясаган. Бүләкләү тантанасы танылган Мьюзик холлда булган. Балалар ак төннәр башкаласы буйлап сәяхәт тә кылганнар.