Азнакайның “Безнең йорт” ширкәте гомумйорт хаҗәтләре (ОДН) күләмен киметүгә ирешкән
Шәһәрнең торак милекчеләре ширкәтләре бу көннәрдә үзләренә караган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр алдында еллык хисап тота. Халык белән очрашуларның чираттагысы "Безнең йорт" ширкәтендә узды.
Милекчеләр алдында идарә рәисе Сәгыйр Гумиров хисап тотты. Аның чыгышыннан аңлашылганча, ел дәвамында уздырылган идарә утырышларында күп кенә кичектергесез мәсьәләләрне чишкәннәр, шул исәптән су, электр энергиясе белән...