Азнакайның ата-аналары акча җыюга үз фикерләрен әйттеләр
7 октябрьдән мәктәпләрдә укучыларның ата-аналарыннан акча җыюны тыючы закон гамәлгә керде. Әлеге уңайдан без азнакайлыларның фикерен белештек.
Айгөл:
-Мин бу законны бик хуплап бетермим. Әйтик, өстәмә дәфтәрләр ул баланың үсеше өчен кирәк. Шулай ук спектакльләргә класс белән бергәләп бару күпкә отышлырак. Мондый чаралар, бердән, балаларны берләштерә, икенчедән, аерым барганга караганда...