Азнакайның алдынгы игенчеләре быел да сертификат белән бүләкләнәчәк
Бүген "Чатыртау" җәмгыяте (Уразай авылы) басуында иртәнге 5 сәгатьтә язгы кыр эшләре уңаеннан оешкан штабның күчмә утырышы узды. Яңа оешып килүче хуҗалыкның әлегә проблемалары да юк түгел. "Бергәләп киңәшләшеп, ярдәмләшеп, хуҗалыкны торгызырга, элеккеге данын кайтарырга кирәк", - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Биредә гомумән, чәчү эшләренең барышы турында эшлекле...