Азнакайның 1 нче мәктәп укучылары Маньчжурия чикләвеген утырттылар
«Мәктәп урманчылыгы» берләшмәсенә йөрүчеләр туган ягыбызны яшелләндерүгә зур өлеш кертәләр. Әле шушы көннәрдә алар мәктәп территориясендә Маньчжурия чикләвеген утырттылар. Әлеге куак яктылык ярата, җилгә һәм корылыкка чыдам. Берничә елдан яңа белем йорты матур яшеллек зонасына әверелер дип өметләнә укучылар.