Азнакайлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелде
Узган атнада "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә халыкка бушлай юридик консультация хезмәте күрсәтелде.
Азнакай нотариаль округы нотариусы Резеда Каһирова, Азнакай районы буенча ТР адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Нина Ваничкина, прокурорның өлкән ярдәмчесе Илнур Сәитов халыкны кабул итү вакытында милекне мирасчылар тарафыннан мирас итеп алу хокукы, мирас итү һәм яңадан...