Азнакайлылар зиратларны чистарта
Май бәйрәмнәре җиткәндә, һәр елдагыча, без торган җирләрне, урамнарны, зиратларны чистартуга керешәбез. Мондый өмәләр Сабантуй бәйрәмнәренәчә дәвам итә. Бу көннәрдә районның 26 авыл биләмәсендә дә шундый чистарынау, төзекләнү өмәләре үтә. 30 апрельдә Тымытыкта, 1 майда Мәлбагыш белән Түбән Якый авыллары зиратлары чистартылды, 2 майда Ирекле авылы мәхәлләсе шундый өмә оештырды....