Азнакайлылар, яшеннән сак булыйк
Буа районында 1974 елгы хатынны яшен сугып үтергән. Әлеге фаҗига узган якшәмбедә район авылларының берсендә булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, яшен хатын - кыз ишек алдында йөргән вакытта суккан. Ул шунда ук җан биргән.