Азнакайлылар һәрчак хәрәкәттә
Балалар иҗаты үзәге каршында җәен төрле чаралар үткәрелеп кенә тора. Күптән түгел азнакайлылар "Күбрәк хәрәкәтлән!" дигән уенда биеп, бәйгеләрдә катнашып, татлы бүләкләр алдылар. Әлбәттә, бу чараның максаты - балаларны да, өлкәннәрне дә сәламәт яшәү рәвешенә тарту иде. Юкка гына безнең халыкта: "Хәрәкттә - бәрәкәт", - димәгәннәр бит.