Азнакайлылар, кеше үлгәч, еларга ярыймы?
КЕШЕ ҮЛГӘЧ, ЯКЫННАРЫ НИ ЭШЛӘРГӘ ТИЕШ?
Мәетнең балалары, туганнары, якыннары сабыр итеп, мәет өчен дога кылалар. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Сезне бераз курку һәм ачлык белән, малларыгызны, җаннарыгызны һәм җимешләрегезне бераз киметеп, имтихан кылырбыз. Әй Мөхәммәд, сабыр итүчеләргә сөенеч бир. Аларга берәр кайгы ирешсә, Аллаһыга бирелеп, без Аллаһының колы, тагын Аллаһыга...