Азнакайлылар браконьерлык очраклары турында "Халык контроле"нә хәбәр итәргә мөмкин
13.12.2016
Хәзер Татарстанның "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына браконьерлар турында да хәбәр итәргә мөмкин. Республика Министрлар Кабинетының гражданнар һәм дәүләт хакимияте башкарма органнары, шулай ук җирле үзидарә органнары арасында электрон бәйләнешләр турындагы 2012 елгы карарының яңа редакциясе чыгу уңаеннан, "Халык контроле" системасына тагын өч категория өстәлде.
Яңа хезмәтләргә килгәндә, "Халык...