Азнакайлылар, белеп торыгыз! Африка чумасы көннән-көн якыная
Дуңгызларның Африка чумасы буенча чаң кагар вакыт килеп җитте. Бу афәттән ничек сакланырга? Нәрсәләрне белеп торырга? Әнә шундый сораулар белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшинга мөрәҗәгать иттек.
- Ел башыннан 4 октябрьга кадәр чорда Россия Федерациясе территориясенең 25 субъектында дуңгызларда һәм кыргый хайваннарда шундый чирнең 257 очрагы теркәлгән, -...