Азнакайлылар Амур өлкәсе халкына ярдәм кулы сузды
"Бердәм Россия"нең Азнакай җирле бүлекчәсе әгъзалары, район иҗтимагый оешмалар активистларының Амур өлкәсендә су басудан каза күрүчеләргә ярдәм итәргә чакырып барча Азнакай халкына мөрәҗәгате һәркемдә, һәр хезмәт коллективында зур хуплау тапты.
Кыска гына вакыт эчендә шактый күләмдә көнкүреш кирәк-яраклары, акча, кием-салым, канцтоварлар... җыелды. Әйтик, нефть кудыру станциясендә эшләүчеләр өр-яңа урын-җир әйберләре,...