Азнакайлылар, ал себерке, ал көрәк : өмәгә чыгарга кирәк!
Ал себерке, ал көрәк : өмәгә чыгарга кирәк
Быелгы әзме-күпме карны юк итәр өчен кояшның бер-ике тапкыр ныклап елмаюы да җитте. Табигать яшәрә. Кар астыннан кыш буе кар астында "качып яткан" чүпләр дә күренә башлады. Искә алганыгыз бардыр, кулындагы кәнфит кәгаземе, башка чүпме, берәү аны чүп савытына сала, ә икенчесе...