Азнакайга кытай делегациясе килә
19-21 сентябрьдә Азнакай шәһәренә Кытай Халык Республикасы делегациясе, Мәскәү, Якутия фәнни-тикшеренү университеты, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре килүе көтелә.
Районда "Регион мәгарифе үсеше ресурсы буларак, авыл мәктәбе: торышы һәм перспективалар" темасы буенча халыкара конференция узачак, кунаклар Азнакай район һәм шәһәр мәктәпләре, татар мәдәнияте белән танышып йөриячәк.