Азнакайга күчмә кошлар кайта башладылар
Яз җитү хәбәрен безгә туган якларына ашкынып кайткан кара каргалар, сыерчык-тургайлар җиткерә. Күктә тавышларын ишетүгә үк күңелләр үрсеп, җаннарда яз дәрте уяна...
1906 елның 1 апрелендә, кошларны саклау турында Халыкара конвенция имзаланганнан бирле, Кошлар көне үткәрелеп килә. Табигый ки, ул күчмә кошларның туган якларына әйләнеп кайтып нәсел үрчетүгә керешү чорына...