Азнакайга грипп үтмәячәк
Роспотребнадзорның территориаль идарәсе республикага гриппка каршы вакциналар кайтуы хакында хәбәр итә. Алдагы сезонга профилактик чаралар инде башланды. Исегезгә төшерәбез, узганында районыбызда 2444 кеше ОРВИ, аның 53е грипп белән (барсы да вакцина ясатмаучылар) авырган иде. 26 августка җирлегебездә 1100 кеше грипптан вакцинация ясатырга өлгергән инде.