Азнакайга авыл хуҗалыгы өлкәсенә япь-яшь белгечләр кайткан
Яшь белгечләр җитмәү - аграр тармакта актуаль проблемаларның берсе. Ә менә "Марс" ҖЧҖндә шушы авылда туып-үскән япь-яшь белгечләр җир җимертеп эшлиләр. Күрсәткечләре дә яхшы: бер сыердан көнгә 14әр литр сөт савалар, терлекләрнең баш саны артканнан-арта бара.
Биредә балаларда малларга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Яшьләрнең авылда эшкә калуының...