Азнакайдан Зәйтүнә Атнагулова сугыш чоры балаларының тормышы турында сөйләде
Сугыш башланганда миңа 12 яшь иде. Ятим калу сәбәпле, Куәтле Елга авылында әбием тәрбиясендә яшәдем. Ике абыем туган авылыбыз Мәлбагышта, мәктәп торагында торды. Ачлык-ялангачлык.
Бервакыт абыйлар икәүләп килеп җиткән. Ике авыл арасын яланаяк үткәннәр, җиргә кар төшкән иде инде. Әби аларның аякларын уа, ничек җылытырга белми, аларны жәлләп йөрәге өзгәләнә....