Азнакайдан Таһир Хафизов: "Самолеттан төшкәндә, шарт-шорт аткан тавышлардан сискәнеп куйдык"
Хушлашканда сержантның күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Солдатлар моны үзләренчә аңлады: өйрәнүләр вакытында безне шулай якын итеп өлгергән, янәсе. Бу яшьләрнең ни сәбәпле коелуын алар әле соңрак төшенәчәк. Ә хәзергә самолет Сәмәрканд җиреннән аерылып, һавага күтәрелде.
Таһирның мондый биеклеккә беренче тапкыр менүе. Бу сиңа Чатыр тау түбәсе генә түгел! Аюлар нәселеннән ул,...