Азнакайдан Илнур Закуанов - алдынгы яшь механизатор
Илнур Закуанов "Акрос" комбайнында 380 тонна ашлык суктырып, алдынгыларга бирелүче беренче сертификатка ия булды. Азнакай технологик-транспорт предприятиесендә бульдозерчы булып эшләүче яшь механизатор елның-елында урак чорында авылларга барып ярдәм итә. Узган ел "Туйкә" ҖЧҖдә эшләсә , быел "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Сәпәй бүлекчәсендә фидакарь хезмәт куя.