Азнакайдан Фирая Юнысова “Алтын Нечкәбил” исеме өчен ярышачак
Шушы көннәрдә башкалабыз Казанда Республикакүләм "Нечкәбил" конкурсының ярымфиналы узды. Анда Азнакай данын Юнысовлар гаиләсе яклады. Үзләренең бөтен сәләтләрен, осталыкларын күрсәтеп, әлеге үрнәк гаилә финалга чыкты.
"Нечкәбил" исемен яулар өчен бөтен республикадан иң уңган әниләр, тормышларында зур үрләр яулаган хатын-кызлар җыелган иде. Финал өлешенә үтәр өчен 33 хатын-кыз көч сынашты.
Азнакай...