Азнакайдан дүрт кеше “Хәйрияче–2013” исеменә лаек булды
Башкалабызда Татарстан Президенты, җитәкчелеге катнашында "Хәйрияче-2013" республика бәйгесенә йомгак ясалды.
Азнакай районыннан аңа төрле номинацияләрдә җиңү яулаган дүрт хәйрияче чакыру алды һәм республика Президенты имзалаган Дипломнарга лаек булдылар. Алар: "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов, эшмәкәр Галина Герк, Азнакай радио-телевидениесенең бүлек мөхәррире Әлфия Иксанова, Октябрь Бүләктән Сирин Әминов.