Азнакайдагы эшмәкәрләргә үз эшләрен башлап җибәрергә барлык мөмкинлекләр тудырылган
Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, гомумән, үз эшен башлап җибәрүчеләргә җирлек тә, мөмкинлекләр дә зур.
Эшмәкәрлек эшчәнлеге башланып киткән 1990-92 елларда халыкның аларга карашы бөтенләй башкача, дөресен генә әйткәндә, бер дә яратып бетермиләр иде. Бу аңлашыла да, чөнки баштан эшмәкәрләребез нигездә сату-алу (каяндыр товар алып кайтып, арттырып сату) белән...