Азнакайда жылылык өчен түләүнең арту сәбәпләре билгеле булды
- Февраль ае өчен торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрен күреп зур аптырашта калдык. Ул узган айлар белән чагыштырганда шактый артып килде. Юкса, февраль кыскарак та бит әле, - дип бу көннәрдә редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр күп булды.
Мәсьәләгә ачыклык кертүен сорап, без исәпләү үзәге директоры Марат Авзаловка мөрәҗәгать иттек. Һәм...